Марат Әхмәтов: «Игътибар үзәгендә кече форма хуҗалыклары булырга тиеш»

2012 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Бүген ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ААҖ «Россельхозбанк»ның Татарстан филиалы хезмәткәрләре белән очрашты.

«Игътибар үзәгендә кече форма хуҗалыклары булырга тиеш, - дип ассызыклады министр. - Бу авыл хуҗалыгында иң ышанычлы сектор. Алар дәүләт ярдәмен куллана. Шул юнәлештә гаилә фермасы төзү, яшь фермерларга ярдәм һ.б. программалар эшләп килә».   

Россельхозбанкның Татарстан филиалы директоры Рәис Хәмзин 2012 нче елда хезмәткәрләр алдында торган мәсьәләләрне әйтеп узды. Аның сүзләренә караганда, филиалның үз ресурс базасы үстерелә, халык кертемнәре күләме арта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International