2012 нче елның 28 нче гыйнварында Игенчеләр сараенда Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе академигы Валерий Кирюшин катнашында «Игенчелекне технологик модернизацияләү» дигән темага түгәрәк өстәл узды.
Чарада шулай ук РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры Петр Чекмарев, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар игенчелектә, аерым алганда, ашлык җитештерүдә заманча аграр технологияләрне киң үзләштерү кирәклеген тикшерде.
Мисал өчен, Валерий Кирюшин тармакны этаплап технологик модернизацияләү схемасын һәм фәнни яктан тәэмин итү системасын, шулай ук алдынгы агротехнологияләрне үзләштерергә сәләтле белгечләр әзерләү схемасын тәкъдим итте.
В.Кирюшин хәбәр иткәнчә, игенчелекне модернизацияләү адаптив-ландшафт игенчелегендә агротехнологияләрне этаплап үзләштерүне күздә тота.
“Республикада аларны гамәлгә кертү өчен кирәкле ресурслар һәм матди-техник алшартлар бар”, - дип саный В.Кирюшин.