Татарстанның үз рапс сорты барлыкка килде

2012 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Татарстанның үз рапс сорты барлыкка килде. Әлеге яңалыкның авторлары - Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре бертуган Әсхәдуллиннар.

Татарстанда рапсны үстерү һәм эшкәртү күптән өйрәнелгән. Ләкин моңа кадәр республика кырларында Мәскәү һәм Россиянең башка регионнарыннан китерелгән рапс игелде.

Институт селекционерлары яңа «Юмарт» сортын республиканың һава торышы шартларына җайлаштырырга тырышкан. «Юмарт» сорты яхшы продуктивлыгы,  составында май күп булуы, авыруларга бирешмәүчәнлеге белән аерыла. Әлеге культура – эшкәртү сәнәгатендә кыйммәтле чимал булып тора.

Хәзер яңа сорт дәүләт тикшерүе уза. Мөгаен, бу сезонда Татарстан кырларына яңа сортны чәчәргә мөмкин булыр, - дип хәбәр итә «Татар-информ».  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International