Марат Әхмәтов Лаеш районының «Рамай» фермер хуҗалыгында булды

2012 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Бүген ТР Премьер-министр урынбасары -ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Лаеш районында булды. Ул “Рамай” ҖЧҖ фермер хуҗалыгы белән танышты, аның җитәкчесе Фәрид Хәйретдинов белән аралашты.

Марат Әхмәтов үрдәкләрне тоту урынын, заманча инкубаторны карады. Хәзерге вакытта биредә административ корпусны, катнаш азык җитештерү цехын төзекләндерү төгәлләнеп килә.

Ферма җитәкчесе Фәрид Хәйретдинов белдерүенчә, киләчәктә килешү нигезендә башка фермерлар, халык белән бәйләп эшне җәелдерү каралган. “Үсеп өлгергән үрдәкләрне сатып алып, ислам кануннары буенча эшкәртәчәкбез”,- ди ул.

Министр азык запасы, җитештерелгән продукцияне кайларга озату турында кызыксынды. Бүген әлеге оешма Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбургка заказлар буенча продукция җибәрә. Берникадәр күләмдә итне Татарстан базарларына да чыгара.

Исегезгә төшерәбез, халык белән бергә эшләп, каз үрчетүдә мондый тәҗрибә Мөслим, Бөгелмә, Лаеш районы фермерларында күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International