Район белән танышуны Президент Митрәй авылында Зиннур Шәвәлиевның крестьян-фермер хуҗалыгыннан башлады. Бүгенге көндә хуҗалыкта 40 баш яшь мөгезле эре терлек, 44 баш нәселле кәҗә исәпләнә.
2012 нче елның 7 февралендә Игенчеләр сараенда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында ТР Министрлар Кабинеты төп ветеринария идарәсенең киңәшмәсе узды.
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Игенчеләр сарае каршында республиканың ветеринария берләшмәләре вәкилләренә махсус автомобильләр – дезинфикция җайланмалары тапшырды.
2012 нче елның 9 нчы февралендә Казанда Татарстан фермерларының XII съезды узачак.
2012 нче елның 6 нчы февралендә ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Түбән Кама районында булды. Ул анда авыл хуҗалыгы һәм азык сәнәгате вәкилләре белән очрашты.
Татарстанда мөгезле эре терлекне чиплаштыру буенча эш алып барыла. Димәк, һәр сыерның шәхси номеры булачак. 2011 нче елда Әтнә, Балтач, Кукмара районы хуҗалыклары яңа технологияләрне беренчеләрдән булып куллана башлады.
Килешүдә Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүенә ярдәм итү өчен федераль бюджеттан субсидия бүленү каралган.
2012 нче елның 1 нче февраленә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстан инвесторлары республикадагы тулаем сөтнең 49%ын җитештергән. Инвесторлар эшкәртү пунктларына барлыгы 1464,7 тонна сөт җибәргән. Бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 23,7 тоннага артык.