31 нче гыйнварга алынган оператив мәгълүматлар буенча, Актаныш, Кукмара, Саба районы хуҗалыкларында гомуми савым күләме узган ел белән чагыштырганда артыграк. Мәсәлән, Кукмара районында 2011 нчы ел белән чагыштырганда 17 тоннадан артык сөт алынган, ә Актанышта исә бу сан 13,5 тоннаны тәшкил итә. Шундый ук шартларда эшләгән Яшел Үзән, Спас, Бөгелмә, Питрәчтә киресенчә түбән күрсәткечләр күзәтелә.
Республика буенча бер сыердан тәүлегенә уртача 12,2 кг сөт алынган. Биредә беренче урында баручы Әтнә районында савым бер сыерга 17 кг туры килә. Шулай ук Саба (16,6 кг), Актаныш (15,8 кг), Кукмара (15,4 кг), Балтач (14,2 кг) районнарын да билгеләп узарга кирәк.
30 нчы гыйнвар мәгълүматларына караганда, инвесторлар арасында узган ел белән чагыштырганда ЯАҖ «Агросила групп», ААҖ «Вамин-Татарстан»да артым күзәтелә. Бер сыерга уртача савым буенча ҖЧҖ «Сервис-Агро» алда бара. Аларда әлеге күрсәткеч 15,5 кг ны тәшкил итә.