Татарстанның һәр район ветеринар берләшмәсенә дезинфекцияләү җайланмасы биреләчәк

2012 елның 6 феврале, дүшәмбе

Иртәгә Игенчеләр сарае каршында дезинфекцияләү җайланмасы булган махсус автомобильләр бирү тантанасы булачак. Республиканың 43район ветеринар берләшмәсенә  яңа машина ачкычын ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тапшырачак. 

Чарада ТР Министрлар Кабинеты Аппартының агросәнәгать комплексы, җир мөнәсәбәтләре, кулланучылар базары буенча начальнигы Азат Җиһаншин, ТР Министрлар Кабинеты төп ветеринария идарәсе начальнигы Булат Камалов һәм башка рәсми затлар катнашачак.

Махсус машиналар һәрбер районның ветеринар берләшмәсенә бирелә. Дезинфекцияләү җайланмасы ГАЗ–53 автомобиленең шассиенә урнаштырылган. Ул катнашма салу өчен куелган цистернадан гыйбарәт. Әлеге җайланма терлек торган биналарны, ачык мәйданнарны дезинфекцияләү һәм дезинсекцияләү өчен кулланыла.

Шулай ук 7 нче февраль көнне республиканың ветеринар врачлары узган ел эшчәнлекләренә йомгак ясаячак. Киңәшмә ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International