Министр Түбән Кама районында булды

2012 елның 7 феврале, сишәмбе

2012 нче елның 6 нчы февралендә ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Түбән Кама районында булды. Ул анда авыл хуҗалыгы һәм азык сәнәгате вәкилләре белән очрашты.

Марат Әхмәтов авыл хезмәтчәннәре белән очрашуда агросәнәгать һәм терлекчелек комплексының 2011 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясады һәм бу тармакларны киләчәктә үстерү планнары белән уртаклашты. “2012 елда 2 млн. тонна сөт җитештерү ниятләнә. Моннан тыш, республика хуҗалыклары алдына 500 мең тонна ит җитештерү бурычы тора. Моның өчен барыбыз да зур хезмәт куярга тиеш”, - диде Марат Әхмәтов.

Очрашуда шәхси фермерлык, кече бизнеска инвестицияләр кертү мәсьәләләре дә кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International