Татарстан һәм РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы дәүләт программалары кысаларында 2012 нче елда агросәнәгать комплексын финанслау турында килешү төзеде

2012 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы һәм РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы арасында дәүләт программалары кысаларында 2012 нче елда агросәнәгать комплексына ярдәм итү чараларын финанслау турында килешү төзелде. Мәскәүдә әлеге килешүгә РФ Авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Шулай ук биредә ТР Премьер-министр урынбасары -ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты.

Килешүдә Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүенә ярдәм итү өчен федераль бюджеттан субсидия бүленү каралган.

«Язгы кыр эшләренә кадәр, Министрлык регионнар белән дәүләт программалары буенча узачак чараларны финанслауга килешүләр төзүне башлады», - дип әйтте Елена Скрынник.

Министр ассызыклаганча, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә вакытында дәүләт ярдәмен җиткерү авыл хуҗалыгында югары күрсәткечләргә ирешүнең төп факторы булып тора. Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов Татарстан җитәкчелеге программаны гамәлгә ашыру буенча торган бурычлары вакытында һәм тиешле күләмдә башкарырбыз дип ышандырды.

«Финанс планлаштыруда һәм эффектив рәвештә дәүләт ярдәмен хуҗалыкларга ирештерүгә аеруча зур игътибар белән карарга кирәк», - дип белдерде министр.

Быел әлеге килешү беренче тапкыр Россиянең 7 субъекты арасында гамәлгә кертеледе. Алар арасында Әстерхән, Белгород, Ростов, Томбов өлкәләре, Татарстан, Мордовия республикалары һәм Алтай крае бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International