Татарстанда мөгезле эре терлекне чиплаштыру буенча эш алып барыла. Димәк, һәр сыерның шәхси номеры булачак. 2011 нче елда Әтнә, Балтач, Кукмара районы хуҗалыклары яңа технологияләрне беренчеләрдән булып куллана башлады. Хәзерге вакытта 30 000 нән артык сыерның шәхси чип-номеры бар.
«Чиплаштыру терлекләрнең баш санын исәпләү өчен куркынычсыз, хатасыз, нәтиҗәле метод»,- дип белдерә «Чиппинг» ААҖнең төбәкара сату буенча директоры Роман Тихонов.
Кечкенә генә электрон җайланма үз эченә чип һәм антеннаны алган. Ул терлек муенының тире астына куела. Әлеге номерда терлекнең яше, массасы, тәүлек артымы, токымы, нинди хуҗалыктан булганлыгы хакында мәгълүмат урнаштырыла.