«Татпотребсоюз» узган ел эшчәнлегенә йомгак ясады

2012 елның 6 феврале, дүшәмбе

2012 нче елның 4 нче февралендә Әлмәттә кулланучы җәмгыятьләренең җыелышы һәм республика семинары узды. Биредә 2011 нче ел ТР кулланучы кооперция оешмаларының эшчәнлегенә йомгак ясалды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, «Татпотребсоюз» идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттәхов һ.б. катнашты.

Җыелыш башланганчы кунаклар Әлмәт РайПОсының объектлары – кибетләр, кафе, яңа төзелә торган “Кошчылык” фермерлар поселогы белән танышты.

“Әлмәт районында кулланучы җәмгыятьләре һәм муниципаль хакимият арасында максат, бурычларны тулысынча аңлап эш итү күзәтелә”,- дип ассызыклады ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалагы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Ел йомгаклары буенча «Татпотребсоюз» идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттәхов чыгыш ясады. “Кулланучылар җәмгыяте оешмалары ел әйләнәсендә 11 млрд. 751 млн. сумлык әйбер җитештергән. Бу узган ел белән чагыштырганда 126 процентны тәшкил итә”, -дип хәбәр итте ул.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков кулланучылар җәмгыяте коллективына уңышлы эшләп, яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен рәхмәт белдерде.

"Республикага кулланучылар җәмгыяте биргән 11,7 млрд. сум безнең өчен горурлык булып тора. Без бергәләп әлеге мөһим юнәлешне саклап кала алдык, - диде Илдар Халиков.

Шулай ук Хөкүмәт башлыгы “Булгария” теплоходы һаләкәтенә юлыгучыларның туганнарын, коткаруда катнашканнарны азык белән тәэмин иткәннәре өчен рәхмәт әйтте. Республика халкы исеменнән авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештырганнары өчен дә рәхмәтен җиткерде.

ТР Премьер-министры республика кулланучылар җәмгыятенең эш йомгакларын анализлады һәм алар алдына яңа бурычлар куйды. Ул дару чималын ясауда мәктәп укучыларын, пенсионерларны эшкә тартырга, сәүдә челтәрләре белән элемтә урнаштырырга, электрон тендерларда катнашырга чакырды.

Җыелыш ахырында кулланучылар кооперациясе системасындагы иң яхшы коллектив, хезмәткәрне бүләкләделәр. Аларга ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мактау грамоталары, Үзәксоюз медальләре тапшырылды.

"Кулланучылар кооперациясе муниципаль һәм республика хөкүмәте өчен кирәкле партнер булып тора. Шуңа күрә бу юнәлеш сакланырга тиеш, -дип белдерде җыелеш ахырында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

"Татар-информ"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International