2012 нче елның 1 нче февраленә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстан инвесторлары республикадагы тулаем сөтнең 49%ын җитештергән. Инвесторлар эшкәртү пунктларына барлыгы 1464,7 тонна сөт җибәргән. Бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 23,7 тоннага артык.
Һәр сыердан савып алынган сөтнең уртача күләме буенча ҖЧҖ «Сервис-Агро» (15,8 кг) алда бара. «Вамин-Татарстан» ААҖда тулаем савым 416,3 тоннаны тәшкил итә. Бу инвесторлар арасында иң зур күрсәткеч. «Агросила групп» ЯАҖ оешмасы терлекчеләре 142,1 тонна сөт савып алган. Сөт җитештерүдә «Ак Барс» ААҖ, «Красный Восток» ААҖ кебек инвестор хуҗалыкларында түбән күрсәткечләр күзәтелә.
2011 нче елда инвесторлар барлыгы 671,1 мең тонна сөт җитештергән. Аерым алганда, «Вамин-Татарстан» ААҖ 194 мең тоннадан артык сөт савып алган.
Һәр сыердан уртача 4588 кг сөт савылган. Бер сыерга уртача савым буенча ҖЧҖ «Сервис-Агро» (6770 кг), Рәхимов исемендәге ҖЧҖ оешмасы (6514 кг), ООО «Нурлат сөте» ҖЧҖ (6236 кг) алдынгылар рәтендә.