Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Игенчеләр сарае каршында республиканың ветеринария берләшмәләре вәкилләренә терлекчелек биналарын, ачык мәйданчыкларны һәм башка авыл хуҗалыгы объектларын дезинфикцияләү өчен каралган махсус автомобильләр – дезинфикция җайланмалары тапшырды.
Чарада ТР Министрлар Кабинеты Аппартының агросәнәгать комплексы, җир мөнәсәбәтләре, кулланучылар базары буенча башлыгы Азат Җиһаншин, ТР Министрлар Кабинеты төп ветеринария идарәсе башлыгы Булат Камалов, ТР буенча Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе башлыгы Нурислам Хабипов, ТР «Республика ветеринар лаборатория»се директоры Финсур Әхмәтов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Марат Әхмәтов автомобильләр тапшыру тантанасында Татарстанның тулаем авыл хуҗалыгы продукты буенча Россия төбәкләренең беренче өчлегенә керүче аграр республика булуын билгеләп үтте. Шәхси хуҗалыклар, фермер хуҗалыклары һәм авылда хуҗалык итүнең башка формаларында терлек-туар күп.
Әлеге шартларда ветеринария хезмәте аерым роль уйный. Министрның сүзләренә караганда, узган ел ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан ветеринария хезмәтен алга таба ныгыту буенча чаралар гамәлгә ашырыла башлаган. Бу эштә участок ветеринария табибларын махсус автотранспорт белән тәэмин итү тәүге адым булып тора.
Бүген дезинфекция җайланмалары Татарстанның эпизоотик иминлегенә киңрәк юнәлдерергә сәләтле район ветеринария берләшмәләренә тапшырылды.
“2012 елда ветеринария тармагы базасын көчәйтү чараларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк”, - диде аграр ведомство башлыгы.
ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Булат Камалов үз чыгышында тармак хезмәткәрләренә Хөкүмәт дәрәҗәсендә актив ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерде.