2012 нче елның 9 нчы февралендә Казанда Татарстан фермерларының XII съезды узачак. Быел ТР фермерлык хәрәкәтенә 21 ел тула. Башта аграр бизнес вәкилләре бары тик төрле тармаклар буенча оештырылган конференцияләргә генә җыела иде. Әмма вакыт узу белән съездлар уздыру турында уртак карарга килделәр.
2012 нче елның 11 февральендә Татарстан фермерлары делегациясе Мәскәүдә узачак Россия Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXIII съездында катнашачак.
Шуны да искәртик, республиканың фермерлары федераль, төбәк һәм муниципаль программаларны гамәлгә ашыруда да актив катнаша. Мисал өчен, 2012 елда «Яшь фермер», «2012-2014 еллар өчен Татарстан Республикасында терлекчелек буенча гаилә фермаларын үстерү» федераль программасы эшли башлады. Әлеге программа авыл хуҗалыгында эшмәкәрлекне үстерү, шулай ук яшь белгечләргә авылда үз эшен башлау өчен мөмкинлекләр ачуга юнәлгән.