2012 нче елның 7 нче февралендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Азнакай районында эш сәфәрендә булды. Сәфәрдә республика башлыгын ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсагир Нуртдинов, Азнакай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин һ.б. рәсми затлар озатып йөрде.
Район белән танышуны Президент Митрәй авылында Зиннур Шәвәлиевның крестьян-фермер хуҗалыгыннан башлады. Бүгенге көндә хуҗалыкта 40 баш яшь мөгезле эре терлек, 44 баш нәселле кәҗә исәпләнә. Хуҗалыкта эшләрнең зур өлеше механикалаштырылган. Президент биредә күргәннәрдән канәгать калып, хуҗалыкны алга таба үстерү буенча үзенең кайбер тәкъдимнәрен җиткерде, терлекчеләр белән аралашты.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук район советының муниципаль районның узган елда социаль-үсеш йомгакларына һәм 2012 елга бурычлар билгеләүгә багышланган утырышында катнашты.
Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин чыгышында белдергәнчә, 2011 ел район өчен икътисад, төзелеш, мәгариф һ.б. өлкәләрдә уңышлы булган. Бу, үз чиратында, җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә, халыкның яшәү дәрәҗәсендә чагылыш тапкан.
Район советы утырышында шулай ук җирле депутатлар, авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре чыгышлары тыңланды. Аларда авыл хуҗалыгы машиналары паркын яңарту, кварталлар эчендәге юлларны төзекләндерү, су белән тәэмин итү, җирле чимал белән эшләүче яңа производстволар булдыруга кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов район халкына һәм районның яңа җитәкчелегенә ышаныч белдереп, шушындый зур сәнәгать һәм кеше потенциалы булган Азнакайның лидер булырга тиешлеген ассызыклады. “Сездә нефть чыгару тармагы үскән, төрле предприятиеләр дә эшли, җирнең эшләвенә дә ирешергә кирәк”, - диде республика башлыгы, авыл хуҗалыгын һәм гаилә фермаларын үстерү зарурлыгын искәртеп.
Соңыннан ТР Президенты район алдынгыларына ТР Дәүләт бүләкләре тапшырды.
«Татар-информ»