Республика ветеринарлары 2011 нче елга йомгак ясады

2012 елның 7 феврале, сишәмбе

2012 нче елның 7 февралендә Игенчеләр сараенда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында ТР Министрлар Кабинеты төп ветеринария идарәсенең киңәшмәсе узды. Биредә республика ветеринарлары видеоконференция режимында 2011 нче елга йомгак ясады һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты.

Чарада ТР Министрлар Кабинеты Аппартының агросәнәгать комплексы, җир мөнәсәбәтләре, кулланучылар базары буенча башлыгы Азат Җиһаншин, ТР Министрлар Кабинеты төп ветеринария идарәсе башлыгы Булат Камалов, ТР буенча Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе башлыгы Нурислам Хабипов, ТР «Республика ветеринар лаборатория»се директоры Финсур Әхмәтов һәм башка рәсми затлар катнашты

Киңәшмәдә төп доклад белән Булат Камалов чыгыш ясады. Ул дәүләт ветеринар хезмәтенең 2011 нче еллык нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

Аның сүзләре буенча, ветеринар хезмәтнең төп бурычы булып республика территориясендә эпизоотик иминлекне булдыру тора. 2011 нче елда башкырылган эшләр (дуңгыз чумасы, кош гриппы буенча профилактик чаралар) Татарстанның иминлеге турында сөйли.

Узган ел дуңгыз чумасын республикага үткәрмәү буенча күп чаралар күрелде. Бүгенге көндә барлык дуңгыз асраучы оешмалар (аларның саны -90) ябык режимда эшли. Ә калган 105ендә (шәхси хуҗалыклар, крестьян-фермер хуҗалыклары һ.б.) шулай ук терлекләр ябык биналарда гына асрала.

Тагын бер яңалык: Татарстанда ветеринария документларын вакытны исраф итмәс өчен электрон формада бирәчәкләр.

Шулай ук республикада терлекчелек буенча биологик яктан чиста продукт программасы кертү планда тотыла. Авыл хуҗалыгы терлекләре төрле авырулар белән чирли. Сыерларны антибиотиклар белән дәвалаган вакытта, аларның сөте эшкәртү пунктларына җибәрелергә тиеш түгел. Яңа кертеләсе программа шуларны истә тотып эшләнелә.

2011 нче елда ветеринария хезмәтенә ТР Хөкүмәтенең ярдәме зур булды. Участок мал врачларына 100 “Нива” машинасы, район ветеринар берләшмәләренә дезинфекция җайланмалы махсус автомобильләр бирелде.

“Киләчәктә ветеринария хезмәтен көчәйтергә кирәк. Эш катлаулы, ләкин аннан башка терлекчелекнең иминлегенә ирешеп булмаячак”, - дип, республика ветеринарлары алдына бурыч куйды Марат Әхмәтов.

Бүген Казан дәүләт ветеринария медицина академиясендә 3-5 студент кына белем алган районнар (Мөслим, Менделеевск, Ютазы, Югары Ослан, Алексеевск) бар. Кадрлар әзерләүдә эшне яхшыртырга кирәк.

“Без район ветеринар берләшмә җитәкчеләренә урында үз шәхси ветеринар структурасын оештырырга сәләтле белгечләр табырга киңәш итәбез. Илне зур күләмдә җитештергән сөт һәм ит белән гаҗәпләндерергә кирәк, - дип тәмамлады министр сүзен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International