Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә хуҗалык-көнкүреш суы белән тәэмин итү системаларын (су белән тәэмин итүнең бүлү челтәрләреннән тыш) яисә каты коммуналь калдыкларын җыю һәм чыгару мәйданчыкларын төзү, капиталь ремонтлау, реконструкцияләү буенча чыгымнар өлешен финанс белән тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия алуга мөрәҗәгать итүчеләрне сайлап алу конкурсында катнашуга гаризалар кабул итүне игълан итә.
«Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 2023 елның 14 апрелендәге 124-ФЗ номерлы Федераль закон, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Урта һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча максатчан белем алу турында» 2024 елның 27 апрелендәге 555 номерлы карары нигезендә 2024 елның 1 маеннан максатчан белем алуга кабул итү шартлары үзгәрде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы федераль бюджеттан финанслашу бара торган «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү» илкүләм проекты кысаларында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм эшкәртүчеләргә тоткан чыгымнарының ( 2023 елның IV кварталы һәм 2024 елның I карталы өчен) бер өлешен каплауга субсидияләр бирү өчен сайлап алу уздыруга гаризалар кабул итү турында игълан итә.
«Цифрлы ликбез»ның яңа сезонында (https://digital-likbez.datalesson.ru/) Авито имин товарлар сатып алу һәм Интернетта белдерүләр урнаштыру кагыйдәләре турында сөйләячәк.
Авито һәм «Цифрлы икътисад» коммерциягә карамаган автоном оешма (АНО) Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәме белән цифрлы белем һәм кибер куркынычсызлык өлкәсендә «Цифрлы ликбез» бөтенроссия агарту проектының яңа сезонына старт бирде.
«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» АҖ 2023 ел эшенә йомгак ясады. Предприятиенең Яшел Үзән, Чистай һәм Буа шәһәрләрендәге барлык җитештерү мәйданчыкларында бер елда 251 мең тонна сөт-чимал эшкәртелгән. Көнгә сөт-чимал эшкәртү дәрәҗәсе 690 тоннага якын булган.
Бүген Хөкүмәт йортында язгы кыр эшләренең барышы турында брифинг узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты. Ул җылы апрельнең көзге культуралар торышына уңай йогынты ясавын билгеләп үтте һәм түбәндәгеләр турында мәгълүмат бирде.
Агымдагы елда Татарстан Республикасының агросәнәгать секторын үстерүгә Россельхозбанк 7,7 млрд сум акча җибәргән, бу узган елдагыдан 6%ка күбрәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова хәбәр итте.
Бүген Хөкүмәт Йортында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисад форумына багышланган брифинг узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та катнашты. Ул «Kazan–Halal Market» халыкара ярминкәсе турында сөйләде.
Халыкара хезмәтчәннәр теләктәшлеге көне алдыннан һәм Гаилә елы кысаларында Казан Кремленең Кунаклар каршылау залында Татарстан Республикасының хезмәт династияләрен котлау тантанасы узды. «Татарстанның данлы хезмәт династияләре» тантаналы чарасы Татарстан Республикасы һөнәр берлекләренең быелгы Беренче Май акциясе рәвешләренең берсе булды.
Бүген Татарстан башкаласында, Чаллыда һәм Түбән Камада шәһәрләрендә соңгы язгы ярминкәләр узды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Юдино һәм Радужный бистәләрендәге мәйданчыкларны карап чыкты. Вице-премьер сәүдәнең оештырылуын югары бәяләде һәм ихтыяҗның артуы күзәтелмәвен билгеләп үтте. Гадәттәгечә, «Майский»ТК нокталарында чиратлар зуррак.