«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектының «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» федераль проекты кысаларында республикада 2019 елдан уңышлы гамәлгә ашырыла торган «Агростартап» проекты дистәләгән кешегә үз эшләрен оештырырга һәм авыл хуҗалыгын актив үстерергә ярдәм итте.
Шундыйларның берсе - Ләйсән Маннапова. Ул, 2022 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы конкурсында катнашып, 2 млн 950 мең сум грант отты.
Бу акчага Ләйсән ит өчен үстерелә торган 40 баш үгез һәм ферма өчен авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган, шулай ук арендага җир кишәрлекләре алган.
Бүгенге көндә Маннаповлар гаиләсе, фермадан тыш, «Хуҗабикә» ярымфабрикатлар җитештерү цехын ачып җибәргән.
“Без авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә бик еш катнашабыз һәм безнең продукциягә ихтыяҗ елдан-ел арта. Быел 23 тоннадан артык продукция саттык инде. Һәм бу бик яхшы күрсәткеч”, - ди Ләйсән Маннапова.
Ул ирешелгәннәрдә тукталырга җыенмый һәм алга таба да дәүләт ярдәме программаларында катнашырга уйлый.