«Минем Җирем – Россия» конкурсына гаризалар кабул итү башланды

2024 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Бүген видеоконференция режимында Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Авыл территорияләрен үстерү департаменты авыл тематикасы буенча мәгълүмати проектларның «Минем җирем – Россия» бөтенроссия конкурсын уздыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Анда АПКның төбәк идарә органнары җитәкчеләре һәм ведомстволарның матбугат хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.

Конкурс «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасы кысаларында уздырыла. «Минем җирем – Россия» премиясе катнашучыларга үз казанышларын күрсәтү һәм авыл территорияләрен үстерүгә өлеш кертү өчен уникаль мөмкинлек бирә. Конкурс авыл тормышын популярлаштыруга һәм илебезнең мәдәни традицияләрен саклап калуга ярдәм итә.

Конкурсның максаты - массакүләм мәгълүмат чараларында һәм «Интернет» челтәрендә Россия авылының уңай образын булдыруга һәм авыл территорияләрендә эшләүнең җәлеп итүчәнлегенә, авыл туризмын популярлаштыруга, авыл хуҗалыгы хезмәтенең әһәмиятен арттыруга һәм Россия Федерациясендә традицияләрне һәм гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәлдерелгән проектларны ачыклау һәм бүләкләү.

Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен конкурсларның номинацияләре түбәндәгеләр: авыл туризмы, гаилә династияләре, милли колорит, спорт бөтен кеше өчен һәм шәһәрдән читтә гаилә бизнесы, уңыш арихлары.

Конкурста шулай ук Минем эшем (стартаплар тарихы, шәһәр читендәге авыл территорияләрендә үз бизнесыңны ачу һәм үстерү тарихы), Тормыш территориясе (күптән түгел генә шәһәрдән читкә күченеп, эшкә урнашу мәсьәләсен хәл иткән, гаилә әгъзаларын шәһәр читендәге авыл территорияләрендә яшәүгә күндергән, хыялын тормышка ашырган һәм үз киләчәген бары тик шәһәр читендәге территорияләрдә генә күрүче кешеләр тормышы турында), Блогоөлкә (видеоблог авторларының шәһәр читендәге авыл территорияләрен үстерүнең төрле юнәлешләре темасын яктырткан язмалары, Интернет челтәрендә шәһәр яны тормышының өстенлекләре темасын алга чыгару).

Конкурсны уздыру турындагы нигезләмә, номинацияләр һәм проектларга таләпләр белән конкурс сайтында танышырга мөмкин https://агроконкурс.рф/position.

Гаризалар 2024 елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International