Беларусь Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында үсемлекчелек, шул исәптән орлыкчылык өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу мәсьәләләре буенча эшлекле очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы Ааыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин катнашты.
Эш сәфәре кысаларында Дмитрий Яшин «Божедары» ҖЧҖендә булды, анда ул Беларусьта орлыкчылыкның һәм агробизнесның гамәли аспектлары белән танышты. Шулай ук Беларусь һәм чит ил селекциясе орлыкларын әзерләү тәҗрибәсен өйрәнде, «Агрокомбинат Несвижский» ЯАҖендә вак орлыклы культураларның һәм үләннәрнең орлык линиясе белән танышты.
Очрашу кысаларында Беларусь Республикасы Милли фәннәр академиясенең Фәнни-гамәли үзәгендә Беларусь орлыкчылыгы системасы структурасына һәм дәүләтнең үзара мөнәсәбәтләрен, селекция үзәкләрен һәм орлыкчылык хуҗалыкларын оештыруга кагылышлы мәсьәләләр, шулай ук селекция үзәкләрен һәм орлыкчылык хуҗалыкларын кызыксындыру, аграр секторга, аерым алганда орлыкчылыкка, дәүләт ярдәменең гомуми алымнары турындагы мәсьәләләр каралды. Диалогта авыл хуҗалыгы культуралары орлыкларының сортларын һәм чәчүлек сыйфатларын мониторинглау, лабораторияләрне аккредитацияләү, орлыкларны сертификацияләү, карантин объектларының таралуына күзәтчелекне оештыру системалары, шулай ук авыл хуҗалыгы культураларының рөхсәт ителгән сортлары реестрын алып бару, шикәр чөгендере, кукуруз, көнбагыш, азык үләннәре һәм башка культуралар селекциясе турында фикер алыштылар.