Россия Президентының «Россия Федерациясе иминлеген тәэмин итү максатларында аерым махсус икътисадый чаралар куллану турында» 2014 елның 6 августындагы 560 номерлы Указы белән кертелгән азык-төлек эмбаргосының гамәлдә булуына быел 10 ел тулды. Бу чор Россия агросәнәгать комплексы өчен бик әһәмиятле чор булды, ул җитештерүнең шактый үсүен, алдынгы технологияләрнең киң кулланылышка кертелүен күрсәтте һәм илебезнең дөньякүләм азык-төлек базарында күп төп юнәлешләр буенча лидерлыкка чыгуын тәэмин итте.
Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут сүзләренә караганда, соңгы еллардагы трендлар Россия курсының аграр секторны интенсив үстерүгә һәм, илкүләм азык-төлек иминлеге гаранты буларак, үзебезнең позицияләребезне ныгытуга юнәлдерелгән. "Бүген без үзебезне киң ассортиментта барлык төп азык-төлек продуктлары белән тәэмин итеп кенә калмыйча, дөньяда иң конкурентлы һәм технологик базарларның берсенә ия. Россия компанияләре теләсә нәрсә җитештерергә һәм теләсә нинди тышкы шартларга яраклашырга сәләтле - моны илдән бер төркем чит ил брендлары киткән 2022 - 2023 еллар вәзгыяте яхшы раслады. 2024 елда да бушаган урыннар тиз арада үзебезнең бизнеслар белән тулыландырылды һәм кулланучылар бернинди үзгәрешләрне дә сизмәде", - дип билгеләп үтте Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.
2014 - 2023 елларда авыл хуҗалыгында җитештерүнең факттагы үсеше 33,2% булдлы, ә азык-төлек буенча - 42,9%. Тотрыклы үсеш динамикасы тулаем агросәнәгать комплексына да, аның аерым тармакларына да хас.
Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы тармагы тиз темплар белән үсә, һәм хәзерге вакытта төбәк Россия Федерациясе субъектлары арасында алдынгылардан санала.
Татарстанның 4,5 млн гектардан артык авыл хуҗалыгы җирләре бар, шулардан 3,3 млн га чәчүлекләр. Республикада яшәүче һәр дүртенче кеше авылда яши, бу - 930 мең кеше. Тармакта 140 меңгә якын кеше яисә республиканың икътисадый актив халкының 7% ы эшли.
Гомумән алганда, агросәнәгать комплексы буенча, азык-төлек сәнәгатен дә кертеп, тулаем төбәк продуктында Татарстан өлеше - 6,5%.
Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча республика Россия буенча лидерлар бишлегенә керә. Илнең 2% авыл хуҗалыгы җирләрен биләп, аның 3,5% авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерә.
Республика Россия Федерациясе субъектлары арасында сөт җитештерү буенча һичшиксез лидер булып тора, илдәге барлык сөтнең 6%тан артыгын җитештерә.
Шулай ук ит, бөртеклеләр, бәрәңге, шикәр чөгендере һәм йомырка кебек төп продукция җитештерүчеләрнең ТОП-10лыгына тотрыклы рәвештә керәбез.
Бүген без республика халкын барлык төп азык-төлек продуктлары белән тулысынча тәэмин итәбез.
Дәүләт ярдәме чаралары нәтиҗәсендә безнең предприятиеләрнең алга таба үсү һәм модернизацияләү мөмкинлеге бар, әлбәттә, ансыз яңа чикләргә чыгу мөмкин түгел.
Республика бюджетыннан ел саен минераль ашламалар сатып алуга субсидияләр бирелә. Шуның нәтиҗәсендә 5 ел эчендә бер гектарга 52 килограммнан 80 килограммга кадәр ашлама кертүгә ирешелде;
мелиорациягә һәм сугарулы җирләр булдыруга төрле юнәлешләр буенча ярдәм күрсәтелә;
ел саен 12-13 млрд сумлык техника һәм җайланмалар сатып алына. 70х30 республика программасы зур кызыксындыру чарасы булып тора.
Программа кысаларында сатып алынган техника бәясенең 30%ын каплауга республика бюджетыннан 1,4 млрд сумнан артык акча бирелә, субсидияләүдә өстенлек Россиядә җитештерелгән техникага бирелә.
Машина-трактор паркын планлы рәвештә энергия куәте көчле, югары җитештерүчәнлекле техникага модернизацияләү нәтиҗәсендә соңгы 5 елда 100 га чәчүлеккә энергия куәте 16 ат көченә (164тән 181 ат көченә кадәр) артты.
Ил төбәкләре арасында республика инвестиция чыгымнары суммасы һәм сатып алынган техника саны буенча алдынгы урында тора.
Без шулай ук авыл хуҗалыгы техникасы өчен чит ил запас частьләрен үзебезнекенә алыштыру мәсьәләсен өлешчә хәл итә алдык.
Республика предприятиеләрендә андый запас частьләрне әзерләүгә заказларны мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә урнаштыру бурычы куелды.
Нәтиҗәдә - бүген 3 меңнән артык төрле запас частьләр үзебездә әзерләнә.
Терлекчелектә дә югары нәтиҗәләргә ирешелде. 2013 ел белән чагыштырганда терлек һәм кош-корт җитештерү 35,6%ка арткан - 12,2 млн тоннадан 16,53 млн тоннага кадәр. Шул исәптән дуңгызлар - 67,6%ка (3,6 млн тоннадан 6,06 млн тоннага кадәр), кош-кортлар -3 6,6%ка (5,2 млн тоннадан 7,04 млн тоннага кадәр).
Сөт җитештерү 13,2%ка арткан (29,9 млн тоннадан 33,8 млн тоннага кадәр).
Уңай динамика күбесенчә сөт терлекләренең продуктивлыгы артуга бәйле. Авыл хуҗалыгы оешмаларында бер сыердан савым 80,7%ка артты һәм узган ел йомгаклары буенча 8165 кг тәшкил итә (2013 елда – 4519 кг).
Терлекчелек тармагы үсешенең мөһим факторы - яңа терлекчелек комплекслары төзүдән, шулай ук гамәлдәгеләрен реконструкцияләү һәм модернизацияләүдән гыйбарәт – болар барлыгы 3400дән артык объект. Сөт терлекчелегендә генә дә шул вакыт эчендә 885 ферма яңартылды, тагын 1433 объект яңабаштан төзелде. Бу сөт җитештерү күләмен 3 млн тоннага диярлек арттырырга мөмкинлек бирде.
Татарстанда да бу тармак динамик үсеш күрсәтә. Терлекчелекне үстерү өчен барлык юнәлешләр буенча ярдәм күрсәтелә: нәселле терлек сатып алудан һәм терлекчелек продукциясен сатудан алып, югары технологияле комплекслар һәм азык үзәкләре төзүгә кадәр.
Соңгы 3 елда гына да 43 мең баш сыерга исәпләнгән 63 яңа сөтчелек комплексы файдалануга тапшырылды. Бу җитештерүне 248 мең тоннага арттырырга һәм елга 2,0 млн тонна сөт җитештерү чиген узарга мөмкинлек бирде.
Бүген 13,6 мең башка исәпләнгән тагын 20 терлекчелек объекты файдалануга тапшырылырга тора, быел үсеш ноктасын 6,6 мең башка исәпләнгән 11 комплекс тәшкил итәчәк.
Нәсел хуҗалыклары сөтчелек юнәлешендә булган гамәлдәге һәм яңа проектларның җитештерү куәтләрен югары генетикалы таналар белән тәэмин итә алалар.
Үзебезнең агросәнәгать комплексының динамикалы үсеше - Россия җитештерүчеләрен яклау һәм аларга ярдәм итү, шулай ук конкрет юнәлешләрне кызыксындыру буенча дәүләт тарафыннан кабул ителгән системалы чишелешләр нәтиҗәсе ул. “Мәсәлән, без үз вакытында көнбагыш җитештерүне кискен арттыру һәм аны эчке базарга чыгаруны үзгәртү нәтиҗәсендә май сәнәгатен күтәрә алдык. Бүген безнең ил үзенең көнбагыш маена булган ихтыяҗын ике тапкырдан артыкка каплый һәм бу продукцияне дөньяда икенче тәэмин итүче булып тора. Шундый ук тенденцияләр күп кенә башка сегментларда да күзәтелә. Соңгы елларда без тармакка җитди инвестицияләр агымын күрәбез. Эшкуарлар бу секторга күрсәтелә торган дәүләт ярдәме дәрәҗәсен, перспективалы базарда яхшы табыш алу мөмкинлеген күрәләр һәм җитештерүләрнең нәтиҗәлелеген арттыруга зур акчалар кертәләр”, - дип билгеләп үтте Оксана Лут.