Татарстан Республикасының барлык 43 районы игеннәр уңышын җыюга кереште

2024 елның 30 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасының кайбер районнарында бөртекле культураларны җыюда катнашучы иң яхшы комбайнчыларны бүләклиләр. Бүләкләрне урып-җыю чаралары барышында югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторлар ала.

Мәсәлән, Яңа Чишмә муниципаль районында комбайнчылар Сергей Сальников һәм Сергей Топтыгин өчен иң җаваплы чор — урып-җыю чоры башланды. Быел игенчеләр өчен әйбәт ел - игеннәр мул булып үскән һәм хәзер барлык уңышны югалтуларсыз җыеп алырга кирәк.

Район буенча барлыгы 67 мең гектарга якын бөртекле һәм техник культуралар җыеп аласы була. Шул исәптән 20,4 мең гектар – көзге культуралар, 4,3 мең гектар - сабан бодае, 4,7 мең га – арпа, 600 гектар – солы, 180 гектар – вика, 2920 гектар – ашлык кукурузы һәм 56 гектар - борчак.

Иң күп мәйданны - 33500 гектар - югары табышлы техник культуралар алып тора. Шул исәптән: 14700 гектар - рапс, 9200 гектар - көнбагыш, 680 гектар - горчица, 2160 гектар - соя, 100 гектар - киндер, 180 гектар - рыжик, 6500 - гектар май җитене.

Комбайннарның техник әзерлеге начар түгел, моны үзара тикшерүләр күрсәтте. Уңышны җыю вакытында комбайннарның герметиклыгына һәм янгыннан саклану чаралары белән тәэмин ителешенә аерым игътибар бирелергә тиеш.

Эссе коры көннәрдә бөртеклеләр тәүлек саен 2,5-3% ка кадәр тамырдан дым югалталар һәм югалтуларны булдырмас өчен аларны вакытында җыеп алырга кирәк.

Урып-җыюда 70тән артык комбайн эшләячәк, ә урып-җыю мәйданы 67 мең гектарга якын һәм бу шактый зур. «АгроРаздолье» ҖЧҖенең һәм «Чишмә- Агро» ҖЧҖенең (элеккеге «Агро-Основа» ҖЧҖ) эре агрофирмалары комбайннарны читтән җәлеп итәчәкләр, чөнки аларның урып-җыю мәйданнары зур (27600 һәм 20800 гектар).

«Агрораздолье» ҖЧҖендә көзге культураларны 565 га мәйданда 15 «Торум» һәм «Тукано» комбайннары белән җыялар, тагын 12 эш машинасы килергә тора.

Бездә көзге культуралар 11,4 мең гектардан артык, - ди агроном Иван Сафонов. - Язгы шытымнар бик үк яхшы булмаса да, минераль тукландыру, чүп үләннәргә, корткычларга һәм авыруларга каршы көрәш, яфраклардан тукландыру нәтиҗәсендә игеннәр яхшы үсеп китте.

Комбайннар барысы да яңа диярлек, кадрлар белән тәэмин ителгән. Лидерлар арасында узган елгы җиңүчебез Александр Кочетов та бар. «Шартлар яхшы, рәхәтләнеп эшлибез, техника һәм һава торышы гына комачауламасын өчен», - ди механизатор.

Комбайннарның беренче төркемендә «Агрораздолье» ҖЧҖ комбайнчысы Алексей Козлов һәм аның ярдәмчесе Евгений Афанасьев җиңүчеләр дип танылды, алар «Torum -785» RSM комбайнында 9 көн эчендә 1063 тонна ашлык суктырганнар (көнгә уртача 118 тонна суктырылган).

Икенче төркем комбайннарда атна җиңүчесе дип шушы ук хуҗалыктан Анатолий Илгузин танылды, ул ярдәмчесе Вадим Иванов белән «Тукано» комбайнында 9 көн эчендә 989 тонна ашлык суктырган (көнгә уртача 110 тонна суктырылган). Шоферлар арасыннан иң яхшы күрсәткечләр «Агрораздолье» ҖЧҖеннән Вадим Бойковта, ул уракка керешкәннән бирле SHACMAN автомобилендә комбайннардан 1717 тонна ашлык ташыган.

Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов һәм районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Леонид Богомолов атна алдынгыларына эш урыннарында ук ирешкән уңышлары өчен кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International