Хәзер аграрийлар, «Бизнес Online» сайты аша Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына сораулар биреп кенә калмыйча, үз теләкләрен дә калдыра алалар. Моның өчен баш биттә уң якта урнашкан баннерга гына басарга кирәк. Бу эшкә читтән торып бәя бирергә һәм проблемаларны ачыкларга, шулай ук аларны тизрәк һәм нәтиҗәлерәк хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Җаваплар «БИЗНЕС Online» битләрендә басылып чыгачак.