Бүген Татарстан Республикасы Биектау районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев катнашында “Татарстан — казанышлар Республикасы” проектын гамәлгә ашыру кысаларында “Авылга ярдәм” матбугат конференциясе узды.
Ватаныбызның фәнни, технологик һәм мәдәни куәтен үз эченә алган «Татарстан — казанышлар Республикасы» проекты Татарстан Республикасы казанышларын күрсәтүгә юнәлдерелгән.
«ЕлМай» сөт комбинаты базасында матбугат конференциясе узды, анда катнашучылар Татарстанның авыл хуҗалыгына, авыл җирлегенә һәм төрле милек рәвешләрендәге хуҗалыкларга ярдәм итү программаларының гамәлгә ашырылуына йомгаклар ясадылар.
Ленар Гарипов үз чыгышында, Татарстанда 4,5 млн гектардан артык авыл хуҗалыгы җирләре бар, шулардан 3,3 млн гектар чәчүлек җирләре, авыл халкы 930 мең кеше (республиканың һәр дүртенче кешесе), тармакта 140 меңгә якын кеше эшли, бу республиканың икътисадый актив халкыннан 7% тәшкил итә, дип билгеләп үтте.
Министрның беренче урынбасары авыл хуҗалыгы тармагында Россиянең алдынгы позицияләрен саклап калу, тармакны үстерүдә кече хуҗалыкларның роле, АПКга дәүләт ярдәме мәсьәләләренә һәм авыл хуҗалыгындагы инвестиция проектларына аерым игътибар бирде.
Авыл хуҗалыгының динамикалы үсешенә кече хуҗалыклар зур өлеш кертә. “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм” илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елдан башлап кооперативларга 869 млн сумнан артык ярдәм күрсәтелде. Проект ярдәмендә кооперативлар саны 90га, әгъзалар саны 11,6 меңгә, акчалата табыш 11 млрд сумнан артыкка яисә 5 тапкырга артты. Бу - республиканың ил кооперациясе үсешенә шактый зур өлеш кертүен күрсәтә.
«Агростартап» грант ярдәме буенча проект гамәлгә ашырыла башланганнан бирле 971,7 млн сум дәүләт ярдәме бирелгән, бу фермер хуҗалыкларына 489 эш урыны булдырырга, эре мөгезле терлекләр санын 8 887 башка арттырырга мөмкинлек биргән. Илкүләм проект кысаларында агымдагы елга финанслау күләме 369,2 млн сум булачак. Бу 71 кече хуҗалык субъектына ярдәм алырга һәм кооперациягә 2 300 яңа әгъза җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу шулай ук тармак үсешенә уңай йогынты ясый", - дип билгеләде Ленар Гарипов.
Быел Татарстанда фермерлар һәм аграрийлар өчен «Авыл яши – деревня живет» мәгълүмати проектын гамәлгә ашыра башладылар. Аның максаты - кече бизнеска, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга гамәлдәге ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирү.
Татарстанда шулай ук “2013-2025 елларга авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу” программасы эшли, ул әлеге өлкәдәге мәсьәләләрнең шактый өлешен хәл итәргә ярдәм итте.
Дөрес һәм нәтиҗәле аграр сәясәт республикага сөт, бәрәңге, шикәр чөгендере җитештерү, шулай ук шикәр комы әзерләү буенча алдынгы төбәкләр арасына керергә мөмкинлек бирде. Татарстан шулай ук үзен он, яшелчәләр, ит, тавык йомыркасы белән - 100%ка, шикәр комы һәм көнбагыш мае белән 300%ка тәэмин итә.