Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коммерциячел булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләреннән үз территорияләрендә эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бәйле чыгымнарны каплауга гаризалар сайлап алуны игълан итә.
Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 3 кат, 313 кабинет, дүшәмбе - пәнҗешәмбе - 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр (тәнәфес 12:00дән 12:45 сәгатькә кадәр), җомга - 8:00 сәгатьтән 15:45 сәгатькә кадәр (тәнәфес - 12:00дән 12:45 сәгатькә кадәр).
Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 221-76-87.
Гаризаларны сайлап алу буенча мәгълүмат, субсидияләр бирү тәртибе, сайлап алуда катнашу өчен документлар рәвешләре Министрлыкның рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырыла: https://agro.tatarstan.ru/subsidii-iz-byudzheta-respubliki-tatarstan-snt-na.htm.
Гаризалар кабул итү 2024 елның 9 августында башлана һәм 2024 елның 22 августында тәмамлана.
1 нче конкурс сайлап алуы йомгаклары турындагы мәгълүмат белән https://agro.tatarstan.ru/2024-7748369.htm сылтамасы буенча танышырга мөмкин.