Урып-җыю эшләренә республиканың 42 районында керештеләр

2024 елның 29 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасының 42 районында бөртеклеләр җыялар, бүгенгә 438 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык - 33,3 ц/га.

Тәтеш районының кайбер хуҗалыкларында уңдырышлылык гектардан 50 центнердан артып китә. Ә республиканың 5 районында уңдырышлылык гектардан 40 центнердан артып китә, болар - Тукай, Аксубай, Минзәлә, Зәй һәм Яңа Чишмә муниципаль районнары.

Барысы 1 млн 332 мең гектарда бөртекле культуралар, 35 мең гектарда кукуруз, 482 мең гектарда майлы культуралар суктырасы була. 55 мең гектарда – шикәр чөгендере, 4,3 мең гектарда – бәрәңге, 1,9 мең гектар мәйданда яшелчәләр җыеп алырга кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International