22 - 23 августта Казанда «Русское поле – 2024» I Бөтенроссия селекционерлар һәм орлыкчылар форумы узачак. Аның төп вакыйгасы буларак, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут рәислегендә пленар утырыш узачак.
Бүген IT-паркта В.В.Докучаев ис.туфракны өйрәнүчеләр җәмгыятенең IX Бөтенроссия съездын ачу тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Дмитрий Яшин, Россия Фәннәр Академиясе һәм Казан федераль университеты вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасында «Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия программасы кысаларында «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы тәмамланды. Конкурс республика предприятиеләренең казанышларын күрсәтү һәм оешмалар җитештерә торган продукциянең сыйфатын яхшыртып тору өчен иң уңышлы проектларның берсе булып тора.
Россиянең иң зур сөт холдингы «ЭкоНива» дәүләт корпорациясе Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында Наратлы авылы янында урнашкан «Наратлы» терлекчелек комплексын файдалануга тапшырды. Проектка 4,5 млрд сум чамасы инвестицияләр кертелгән, финанс партнеры булып Россельхозбанк эш иткән.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Анда Министр урынбасарлары, муниципаль районнар башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, бүлек башлыклары һәм эре инвесторлар катнашты.
Татарстан Республикасының 43 районында бөртекле культуралар җыялар, бүгенге көнгә 1 млн. тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык - гектардан 31,7 центнер. Узган көнне Татарстан Республикасы буенча 114 мең тоннадан артык авыл хуҗалыгы культуралары суктырылган.
Табигать чытыклыкларына карамастан, Актаныш районында урып-җыю эшләре бар куәткә бара. «АлмазАгроТрейд» холдингының «Чәчер» хуҗалыгында тәҗрибәле игенчеләр эшли.
Шакиров Руслан Рәфис улы Татарстан Республикасының Сарман районында туып, шунда үсеп-чыныгып, аннары үзенең эшкуарлык эшчәнлеген башлаган кеше. Казан дәүләт аграр университетында ул агросәнәгать комплексында иң кирәкле һөнәрләрнең берсен - агроном белгечлеген алып чыга, ул авыл хуҗалыгында культураларны чәчү һәм үстерү эшләреннән башлап, аларны саклауга кадәр булган барлык эшләрне тәэмин итү.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Баулы районында булды. Сәфәр кысаларында ул Татар Томбарлы авылындагы «Берлек» терлекчелек комплексын карап чыкты. Рөстәм Миңнеханов белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе эш сәфәре белән Бөгелмә һәм Ютазы районнарында булды. Сәфәрдә Рөстәм Миңнеханов белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та бар иде.