22 - 23 августта Казанда «Русское поле – 2024» I Бөтенроссия селекционерлар һәм орлыкчылар форумы узачак. Аның төп вакыйгасы буларак, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут рәислегендә пленар утырыш узачак.
Форум Россиядә селекция һәм орлыкчылыкны үстерүнең актуаль мәсьәләләре һәм стратегик перспективалары турында фикер алышу өчен тармакның әйдәүче экспертларын, хакимият, фән һәм бизнес вәкилләрен берләштерәчәк. Мәртәбәле кунаклар һәм спикерлар арасында - Салис Добаевич Каракотов, «Щелково Агрохим» компаниясе генераль директоры, РФА академигы; Лобач Игорь Александрович, «Национальный Семенной Альянс», ассоциациясе Советы рәисе; Людмила Андреевна Беспалова, РФА академигы, РФ Хезмәт Герое; Вячеслав Михайлович Лукомец, П.П. Лукьяненко ис. Ашлык ФНЦ директоры, Россия Фәннәр академиясе академигы; Карлов Геннадий Ильич, Бөтенроссия авыл хуҗалыгы биотехнологияләре фәнни-тикшеренү институты директоры, РФА академигы һәм башкалар.
Форум программасында кызыклы дискуссияләр һәм түгәрәк өстәлләр үткәрү каралган. “Бүгенге селекциядә физиклар һәм лириклар. Селекциядәге яңа ысуллар селекционерны алыштырырмы?”, “Россия орлыкларын экспортлау - эш күрсәтергә вакыт җитте”, “Орлык бизнес – проблемалар һәм потенциал” темалары аеруча игътибарга лаек. Катнашучылар орлыкларны дистрибуцияләүнең киләчәге, селекция өлкәсендә кадрлар әзерләү проблемалары, шулай ук Россия орлыкларын экспортлау перспективалары турында фикер алышачаклар.
Форумның беренче көне Казан дәүләт аграр университетының Агробиотехнопаркы территориясендә узачак, анда катнашучылар шулай ук демонстрацион чәчүлекләрне карый алачаклар. Икенче көн Казанда Korston Club Hotelда узачак һәм пленар утырыш белән тәмамланачак.
Чара Россиянең аграр секторын үстерүнең төп мәсьәләләрен, селекциядә һәм орлыкчылыкта инновацион алымнарны яктырту өчен уникаль мөмкинлек бирәчәк.
Катнашу өчен чара сайтында теркәлергә кирәк: https://русскоеполефорум.рф/
Массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләү һәм теркәү: https://xn--e1aanfgibcfgida0aln.xn--p1ai/registration#smi.