Министрлыкта Татарстанның агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Анда Министр урынбасарлары, муниципаль районнар башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, бүлек башлыклары һәм эре инвесторлар катнашты.

Дмитрий Яшин Татарстан Республикасы районнарында урып-җыю эшләренең барышы турында сөйләде, Татарстан Республикасы буенча бөртеклеләр уңышы иң югары булган районнарны атап китте, болар: Тәтеш, Минзәлә, Зәй һәм Аксубай муниципаль районнары. Министр урынбасары шулай ук әче туфракны известьлау һәм 2025 ел уңышы өчен минераль ашламалар туплауның барышы турында да сөйләде.

АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Илнар Габбасов ашлык җыю комплексыннан файдалану, шул исәптән 2025 ел уңышы өчен туфракны төп эшкәртү турында сөйләде. Туңга сөрү планы 1,66 млн.га тәшкил итә, бүгенге көнгә 144,4 мең га эшкәртелгән, бу - планнан 8,7%. Җир эшкәртү агрегатларының куәте - тәүлеккә 50 мең га эшкәртерлек. Татарстан Республикасында барлыгы 3000 бер. агрегат бар, аларның 510 берәмлеге эшкә җәлеп ителгән, дип билгеләп үтте ул.

Министр урынбасары Гөлүс Баязитов 2024 елның беренче яртыеллыгына терлекчелек тармагына йомгаклар ясады. 6 айлык эш йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы оешмаларында 883,5 мең тонна сөт, 205,2 мең тонна терлек һәм кош ите, 649 млн. данә йомырка җитештерелгән, бу - 107%, 98% һәм 100% тәшкил итә. 606,7 мең баш эре мөгезле терлек исәпләнә, сыерлар - 220,6 мең баш, сарык һәм кәҗәләр - 53 мең баш, дуңгызлар - 464,4 мең баш, кош-корт - 16,4 млн. баш, атлар - 19, 2 мең баш, диде ул.

Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Татарстан Республикасы АПК предприятиеләрдә биологик иминлек үтәлешенә анализ ясады, аны арттыруга һәм сөтнең сыйфатын анализлауга кагылышлы тәкъдимнәр турында сөйләде.

Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев «Терлекчелектә калдык продуктлар һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2022 елның 14 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль законның катгый таләпләренең үтәлеше турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International