Татарстан Республикасы Рәисе Бөгелмә һәм Ютазы районнарында булды

2024 елның 6 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе эш сәфәре белән Бөгелмә һәм Ютазы районнарында булды. Сәфәрдә Рөстәм Миңнеханов белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та бар иде.

Бөгелмә муниципаль районында Татарстан Рәисе «Наратлы» терлекчелек комплексында булды. Комплекска дүрт сыер абзары, бозаулар абзары, яшь терлекләр тоту мәйданчыклары, саву залы һәм азык склады керә. Комплекста хәзер 8374 баш эре мөгезле терлек бар. Тәүлеккә 120 тонна сөт савыла.

Рөстәм Миңнеханов белән район хуҗалыклары җитәкчеләре, механизаторлар, инвесторлар һәм муниципаль район җирлекләре башлыклары очрашуында авыл хуҗалыгы үсеше турында сөйләштеләр. Шулай ук урып-җыю эшләренең барышы һәм, гомумән, Бөгелмә районы авыл хуҗалыгының алга таба үсеше турында сөйләштеләр. Бүгенге көнгә барлык мәйданның 15%ы (республика буенча уртача 20%ы) эшкәртелгән.

- Бөгелмә районы республика муниципаль районнары торышы рейтингы буенча 11нче урында тора. Күрсәткечләрне шул исәптән «Наратлы» терлекчелек комплексы уңышлары да күтәрде, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 11 мең баш терлек бар. Тәүлеклек савым - 130 тонна.

Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән аралашу барышында районда үсеш динамикасының уңай булуын билгеләп үтте. Ул Бөгелмә муниципаль районы үсешенә саллы өлеш керткән эре инвесторларга аерым рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында да урып-җыю эшләренең барышы белән танышты, кырларда бөртеклеләрне җыю темпларын бәяләде, шулай ук механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм Ютазы районы җирлекләре башлыклары белән аралашты.

Бүгенгә планның 15%ы суктырылган. Район буенча уңдырышлылык - гектардан 34 центнер. Шартлыча бер баш терлеккә 19,1 центнер азык әзерләнгән. 2024 ел уңышы өчен гектарга 74 кг минераль ашлама кертелгән.

Сөт җитештерүгә килгәндә, тәүлеклек савым 50,8 тонна тәшкил итә. Ютазы районында авыл хуҗалыгы предприятиеләре буенча эре мөгезле терлекләр саны 10 мең баштан аз гына артыграк.

Стендларда Ютазы районының икътисадый торышы, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында белешмәләр, шул исәптән сәнәгать җитештерүе индексы, «Урыссу» сәнәгать паркы үсеше турында белешмәләр һәм башкалар күрсәтелгән иде.

Рөстәм Миңнеханов, Ютазы районы, республикада иң ерак районнарның берсе булуга карамастан, барлык тармаклар буенча да яхшы күрсәткечләргә ирешә, дип билгеләп үтте.


 


 


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International