Татарстанда 2024 елның иң яхшы азык-төлек товарларын билгеләделәр

2024 елның 9 августы, җомга

Татарстан Республикасында «Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия программасы кысаларында «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы тәмамланды. Конкурс республика предприятиеләренең казанышларын күрсәтү һәм оешмалар җитештерә торган продукциянең сыйфатын яхшыртып тору өчен иң уңышлы проектларның берсе булып тора.

Эш йомгаклары буенча «Азык-төлек товарлары» номинациясендә Татарстан Республикасының алдынгы предприятиеләре җиңүче булып танылды.

Алар арасында: «РМ АГРО» ҖЧҖ, «Агросила. Чаллы-МПК» ҖЧҖ, «Казан деликатеслары» ҖЧҖ, «Русский Мрамор» АПК» АҖ һәм «Авангард» ҖЧҖ филиалы «Карлы» Ит йорты.

Шулай ук сөт эшкәртү заводлары да конкурс лауреатлары булдылар, болар; «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖ, «Агросила-Молоко» ҖЧҖ, «Арча» сөт комбинаты ҖЧҖ һәм «Алексеевск сөт заводы» ҖЧҖ.

Иң яхшылар рәтендә шулай ук Татарстан Республикасының иң эре яшелчә җитештерүчесе - «Майский» ҖЧҖ дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International