Актаныш районы игенчеләре яңгырлы көннәрдә дә эшләрен туктатмыйлар

2024 елның 7 августы, чәршәмбе

Табигать чытыклыкларына карамастан, Актаныш районында урып-җыю эшләре бар куәткә бара. «АлмазАгроТрейд» холдингының «Чәчер» хуҗалыгында тәҗрибәле игенчеләр эшли.

Быелгы сезон Азат Шәехов карьерасында кырык икенчесе. Ул менә инде ярты гасырдан артык туган ягының алтын кырлары буйлап гизә. Фермер Азат беренче елларда урып-җыюга керешкәндә, эшләр бүгенге кебек заманча кыр техникасы белән түгел, ә гади «Нива» комбайны белән алып барылган. Механизатор әлегә кадәр «Чиялек» хуҗалыгында хезмәт юлын башлаган «Нива»ны сагынып искә ала.

Моннан ике ел элек, Чәчергә килгәч, «Полесье» комбайны штурвалы артына утыра. Бүген исә ул «Акрос» комбайнына идарә итә.

“Бөртеклеләр уңышы быел яхшы, сабаклары куе. Шуңа күрә тизлекне арттырырга ярамый, комбайнның компьютеры да шуны күрсәтә. Икмәкне сыйфатлы итеп, югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Хуҗалыкта хезмәт шартлары эшләүчеләргә уңайлы итеп оештырылган. Техникага запас частьләр җитәрлек, механизаторларга кырда көнгә ике мәртәбә кайнар ризык ашаталар”, - дип, кыскача мәгълүмат бирде Азат Шәехов.

Шунысы сөендерә, Чәчер хуҗалыгында яшь комбайнчылар да бар. Байрас Әмируллин өлкәннәрдән өйрәнә, заманча техникага өйрәнергә тырышуы аның үзенә дә ошый. Моңа кадәр алты ел «Агросила» хуҗалыкларында урып-җыюда катнашкан. Быел «Чәчер»гә килгән.

«Әнәк» агрофирмасы элеваторында да эшләр тукталып тормый, хәтта яңгырлы көннәрдә дә. Ул һәркөнне 1 000 тонна икмәк кабул итә.

2020 елда ачылган Милес Мәүлиев исемендәге элеваторга килгән икмәк олауларының һәрберсенә төгәл анализ ясала. Элеваторга төрле сыйфатлы икмәк килә: азык-төлек өчен - өченче класслы иген, терлек азыгы өчен - бишенче класслы иген.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International