Бүген IT-паркта В.В.Докучаев ис.туфракны өйрәнүчеләр җәмгыятенең IX Бөтенроссия съездын ачу тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Дмитрий Яшин, Россия Фәннәр Академиясе һәм Казан федераль университеты вәкилләре катнашты.
Съезд заманча туфракны заманча өйрәнү, игенчелек, туфракны мелиорацияләү буенча актуаль мәсьәләләргә, шулай ук туфракның һәм туфрак катламының биосферада һәм кеше тормышындагы глобаль функцияләренә багышланган фәнни программаны үз эченә ала.
“Съездга Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән вәкилләр җыелды, алар өчен авыл хуҗалыгы һәрвакыт икътисадның өстенлекле юнәлеше булып тора, һәм, илнең азык-төлек иминлеге нигезе буларак, туфракның уңдырышлылыгын саклау һәм торгызу мәсьәләләре буенча фикер алышу бик мөһим”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Съезд туфракны өйрәнүдә геомәгълүмати технологияләр, палеоэкологик мәгълүматның туфрак архивлары мәсьәләләре буенча, туфракны агрономик өйрәнүнең ландшафт-экологик проблемалары, сыйфатлы туфрак булдыру, рекультивацияләү һәм туфракны генетик өйрәнү горизонтлары буенча симпозиумнар эшен үз эченә ала.
Съезд үз эшен 16 августка кадәр дәвам итәчәк, программа белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://kpfu.ru/portal/docs/F1810726475/4.inf..pismo..Sezd.pochvovedov_04.08.24.pdf