Татарстанда 1 млн тонна ашлык суктырылган

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының 43 районында бөртекле культуралар җыялар, бүгенге көнгә 1 млн. тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык - гектардан 31,7 центнер. Узган көнне Татарстан Республикасы буенча 114 мең тоннадан артык авыл хуҗалыгы культуралары суктырылган.

Тәтеш районының кайбер хуҗалыкларында уңдырышлылык гектардан 48,5 центнерга җитә. Ә Татарстанның 3 районында гектардан уңыш 39 центнердан артып китә, болар: Минзәлә, Зәй һәм Аксубай муниципаль районнары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International