Рөстәм Миңнеханов Баулы районында «Берлек» терлекчелек комплексында булды

2024 елның 6 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Баулы районында булды. Сәфәр кысаларында ул Татар Томбарлы авылындагы «Берлек» терлекчелек комплексын карап чыкты. Рөстәм Миңнеханов белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та йөрде.

Комплексны төзү 2 этапта алып барыла. Бүгенге көндә проектның 1нче чираты - саву залы белән, 600 башка исәпләнгән сыер абзары бинасы төзелгән. Бина, барлык зоогигиена нормаларын үтәп, яңа технологияләр буенча җиңел торгызыла торган конструкцияләрдән тора. Файдалану срогы 30 ел, шуннан соң да тент кына үзгәрә. Төзелешнең 2нче стадиясендә: терлекләрнең калдык продуктлары (ППЖ) өчен ябык лагуна төзү, күчмә галерея белән, сепаратор конструкцияләү һәм урнаштыру. Объектны 2024 елның октябрендә файдалануга тапшыру карала.

Рөстәм Миңнеханов механизаторлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре белән очрашты. Баулы районында эре мөгезле терлекләр саны 10 мең баш исәпләнә, тәүлеклек савым - 42 тоннага якын.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров, авыл хуҗалыгы нәтиҗәлелеге рейтингында район әлегә 43нче урында тора, дип билгеләп үтте. Шул ук вакытта монда туфракның бонитеты югары, шуңа күрә үсемлекчелекне үстерү өчен мөмкинлек бар. "Тырышырга, грантлардан активрак файдаланырга кирәк. Барлык мөмкинлекләр дә бар, алардан файдалана белергә генә кирәк. Шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларны активрак үстерү сорала", - диде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International