Шакиров Руслан Рәфис улы Татарстан Республикасының Сарман районында туып, шунда үсеп-чыныгып, аннары үзенең эшкуарлык эшчәнлеген башлаган кеше. Казан дәүләт аграр университетында ул агросәнәгать комплексында иң кирәкле һөнәрләрнең берсен - агроном белгечлеген алып чыга, ул авыл хуҗалыгында культураларны чәчү һәм үстерү эшләреннән башлап, аларны саклауга кадәр булган барлык эшләрне тәэмин итү.
Авыл хуҗалыгы тармагында туплаган белемнәрен һәм күнекмәләрен оста кулланып, Руслан Рәфис улы «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектының «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» федераль проектында катнашырга була. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы конкурсы нәтиҗәләре буенча эшкуар 1,5 млн. сум грант откан.
2022 елда эшкуар 100 гектар мәйданда хуҗалык эшчәнлеге өчен иң мөһим культуралардан арпа һәм бодай чәчкән. Эшчәнлеген Сарман районының Чукмарлы авыл җирлегендә алып бара. Хәзер Руслан Рәфис улы катнаш азык җитештерү максатында бөртекле культуралар үстерә, чөнки нәкъ менә шуларда хайваннар һәм кошлар үстерү өчен кирәкле протеин һәм алыштыргысыз аминокислоталар күп.
Шәхси эшкуар хуҗалыкны тагын да киңәйтергә һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы уздыра торган конкурсларда катнашырга уйлый. Руслан Рәфис улын яңа оешкан авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди- техник базасын үстерүгә грант алу өчен сайлап алу конкурсында катнашу аеруча кызыксындыра.