Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
Республиканың 100 гә якын фермеры ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган программа җиңүчесе булды. Конкурс шартлары буенча җиңүчеләр бер миллион ярым сумга кадәрле грантка ия була ала. Әмма аның күләмен махсус комиссия билгели.
Бездәге табигать шартлары өчен аеруча кулай, корылыкка да, тоташ яңгырларга да әллә ни бирешми торган рапс культурасы кар төшкәнче ямь-яшел булып үсеп утыра. Сөтнең майлылыгын да бермә-бер арттыра.
Узган тәүлектә Татарстанда 3421,8 тонна сөт җитештерелгән. Бу узган елгы күрсәткечтән 22,1 тоннага артыграк.
Республика авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәтен һәм тормышын яктырткан иң яхшы әсәргә Беренче әдәби конкурс игълан ителә. Оештыручылар – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм ТР Язучылар берлеге.
23 август мәгълүматлары буенча, республикада планлаштырган барлык мәйданның 786,2 мең гектары (39%) сукаланган. Шулай ук 136 мең гектарда тирәнтен көпшәкләндерү башкарылган.
Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов район башлыклары белән видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. Биредә урып-җыю эшләренә берече нәтиҗәләр ясалды, шулай ук региональ фондка ашлык әзерләү һәм көзге кыр эшләренә кагылган сораулар да каралды.
Татарстанның 19 районында урак тәмамланды.
Бу узган ел белән чагыштырганда 33,1 тоннага артык. Гомуми савым күләме буенча Арча районы беренче урында. Биредә тәүлегенә 165,5 тонна сөт савылган.
Мөслим районы Тугаш авылы егетләре бертуган Сирин, Динар һәм Ленар Хуҗиннар - быелгы урак алдынгылары. Урып-җыю башыннан бирле аларның эш күрсәткече бүгенге көнгә 2290 т, 2465 т һәм 1883 т тәшкил итә.