Казанда татар-башкорт милли спорт көрәше буенча “Батырлар бәйгесе” Республика йомгаклау турниры узды.
Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов катнашты.
Турнирда 20 спортсмен – милли көрәш буенча иң әһәмиятле турнирларда җиңүчеләр, шулай ук район һәм шәһәр Сабантуйларының абсолют батырлары катнашты.
Марат Әхмәтов, тәбрикләү тантансында әлеге уеннарның милли көрәшне яратучы халкыбыз өчен Республика көне уңаеннан оештырылуын әйтте. “Мондый титул ярышлары күп, әмма бүгенгесе – иң бөеге. Без – көрәшле халык, без – көрәшче халык, көрәшеп һәм җиңеп яшәүче халык! Республикабызны сөеп һәм шатландырып яшик! – диде министр мөрәҗәгатендә.
Ярышта 10 авырлык категориясендә иң көчле көрәшчеләрне билгеләделәр. Үз категорияләрендә Рүзил Ганиев (60 кг), Руслан Нургалиев (65), Илдар Гыйниятуллин (70), Илнар Галиев (75), Ринат Хәйретдинов (80), Айвар Билалов (85), Раил Нургалиев (90), Лениз Абдуллин (100), Радик Фәйзуллин (130), Сергей Павлик (130 кг артык) “батыр” булып танылды.
Турнирда җиңүчеләр Кубок һәм 50 мең сум күләмендә акчалата премия белән, призерлар – диплом һәм 30 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнде.