“Яшь фермер” программасы буенча җиңүчеләр билгеле

2012 елның 28 августы, сишәмбе

Республиканың 100 гә якын фермеры ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган программа җиңүчесе булды. Конкурс шартлары буенча җиңүчеләр бер миллион ярым сумга кадәрле грантка ия була ала. Әмма аның күләмен махсус комиссия билгели.

“Яшь фермер” программасы республикада быел старт алды. Бәйгегә 160 фермердан гариза алыган. Җиңүчеләр арасынанда Актаныш, Әтнә, Биектау, Мамадыш, Питрәч, Яшел Үзән, Сарман, Теләче, Чистай фермерлары шактый. Ә әзерләнгән проектлар буенча иң отышлысы булып ит һәм сөт юнәлешләре танылган.

Грантны фермерлар үз хуҗалыкларын үстерү һәм җиһазлауга тотачак. Шушы арада җиңүчеләр белән акчаны күчерү буенча килешү төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International