Республикада узган тәүлектә бер сыердан 14,2 кг сөт савылган

2012 елның 24 августы, җомга

Узган тәүлектә Татарстанда 3421,8 тонна сөт җитештерелгән. Бу узган елгы күрсәткечтән 22,1 тоннага артыграк.

2012 нче елның 24 нче августына алынган мәгълүматлар буенча, республикада һәр сыердан 14,2 кг сөт савылган. Югары күрсәткечләр Кукмара (17,2 кг),  Әтнә (17 кг), Балтач һәм Актаныш (16,8 кг) районы хуҗалыкларында күзәтелә.

28 районда тулаем сөт күрсәткечләре яхшырган.  Мәсәлән, Сабада узган ел белән чагыштырганда 19,8 тоннага артым күзәтелә, Азнакайда артым 16,7 тоннаны тәшкил итә.

Инвесторлар арасында исә узган елгы күрсәткеләрен ААҖ ХК «Ак Барс», ЯАҖ УК «Агросила групп» ширкәтләре яхшырткан. Уртача савым буенча ҖЧҖ «Сервис-Агро» алда бара. Биредә бер сыерга 15,5 кг сөт туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International