Көзге чор – киләсе ел уңышына нигез салыр вакыт та ул. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, 1144 мең гектар, ягъни барлык сөрү мәйданнарының яртысыннан күбрәге өстән эшкәртелгән.
Узган тәүлектә республика хуҗалыклары 3384,7 тонна сөт җитештергән. Әлеге күрсәткеч алдагы елдан 23,7 тоннага күбрәк. Татарстан буенча иң яхшы савым Арчада – 161 тонна.
Быел республиканың аграр югары уку йортларына 1,5 мең студент кабул ителде.
Бүген Теләче районында 18 гаилә фермасы теркәлгән. Шуның унысы инде эшли, сигезендә төзелеш эшләре тәмамланып килә.
Галимнәр көзге культуралар – уңышның нигезе икәнен исбатлаган булсалар да, аларга игътибар җитми. Көзге чәчүнең 70 проценты август аенда төгәлләнергә тиеш. Чөнки октябрьнең икенче декадасында инде вегетация, ягъни тамырлану чоры төгәлләнә.
Бүген ТР Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә республика киңәшмәсе узды.
30 август көнне "Казан" ипподромында Республика һәм Шәһәр Көненә багышланган традицион ат-спорт бәйрәме узды.
Зәй көньякта урнашкан диярсең, районның Тәкмәк авылы басуында гектарлап баклажан, борыч, помидор, кәбестә, карбыз үсә.
Агымдагы елның 29 августына бирелгән оператив мәгълүмат буенча, Татарстанда шикәр чөгендере 4,7 мең гектар мәйданда казылган. Барлыгы 124,6 мең тонна уңыш җыелган. Әлегә алдынгылык Тукай районында – эш 1,5 мең гектарда башкарылган.
Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.