Көзге чәчүне 5 нче сентябрьгә төгәлләргә!

2012 елның 21 августы, сишәмбе

Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов район башлыклары белән видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. Биредә урып-җыю эшләренә берече нәтиҗәләр ясалды, шулай ук региональ фондка ашлык әзерләү һәм көзге кыр эшләренә кагылган сораулар да каралды.

Чарада министр урынбасарлары, АПК оешмалары  җитәкчеләре, район Идарә начальниклары һ.б. катнашты.

“Уракның югары темплар белән баруы һәм эшнең яхшы оештырылуы күп районнарга эшләрне вакытында төгәлләргә мөмкинлек бирде. Республика буенча 3 млн. тоннага якын ашлык җыелды. Әтнә, Аксубай, Саба, Әлки, Кукмара, Нурлат һәм Чистай районнарында игеннәрне үз вакытында  җыеп алдылар. Иң күп ашлык – 100 мең тоннадан артык – Актаныш, Арча, Азнакай, Буа, Яңа Чишмә, Минзәлә һәм Сарман районында”, - диде министр киңәшмә башында.

“Балтач, Апас, Зәй һәм Тәтеш хуҗалыкларында исә югары игенчелек культурасы булу сәбәпле, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр”- дип белдерде ул.

Министр туфракны эшкәртү буенча да бурычлар куйды. “Һәр гектар эшкәртелергә тиеш. Барлыгы 2 млн. гектарга якын мәйданны эшкәртергә кирәк”, - диде Марат Әхмәтов һәм эшләрне төгәлләп килүче хуҗалык исемнәрен мисалга китерде. Балтач районының ҖЧҖ «Якты Юл», СХПК «Кама», ҖЧҖ «Алга» хуҗалыкларында җир эшкәртү тәмамланган инде.

«Туфракта дым җитәрлек хәзер. Көзге чәчүне 5 сентябрьгә төгәлләргә, - дип мөрәҗәгать итте министр район башлыкларына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International