Республика игенчеләренә урып-җыю эшләрен 2 % мәйданда башкарасы калган

2012 елның 21 августы, сишәмбе

Агымдагы елның 21 августына бирелгән оператив мәгълүмат буенча, урып-җыю эшләре тагын 14 районда тәмамланган. Алар - Аксубай, Алексеевский, Арча, Балтач, Биектау, Зәй, Кама Тамагы, Лениногорский, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч һәм Теләче районнары.

Уракны тәмамлаучылар арасында иң күп ашлыкны арчалылар суктырган - 124 мең т.

Бүген республика буенча 1471,6 мең га (98%) мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган. Барлыгы 2 млн. 915 мең тонна ашлык суктырылган. Бер гектардан алынган уңыш күләме - 19,8 ц.

Шулай ук Татарстан игенчеләре көзге уҗым культураларын чәчү һәм туфракны эшкәртү белән шөгыльләнә. Республикада уҗым чәчелгән мәйданнар 129,6 мең гектарны тәшкил итә. Бу эштә иң зур өлешне Арча хезмәтчәннәре керткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International