ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2012 ел
чәршәмбе

Мөслим районы Тугаш авылы егетләре бертуган Сирин, Динар һәм Ленар Хуҗиннар - быелгы урак алдынгылары. Урып-җыю башыннан бирле аларның эш күрсәткече бүгенге көнгә 2290 т, 2465 т һәм 1883 т тәшкил итә.


14
август, 2012 ел
сишәмбе

Бүген ТР Премьер-министры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Зәй, Әлмәт, Бөгелмә һәм Бавлы районнары кырларын карады, урып-җыю кампаниясе белән танышты.

Бүгенге көндә республика кырларында игеннәр 1292 мең гектар мәйданда суктырылган. Бөртеклеләрнең тулаем күләме исә 2 млн. 679 мең тоннаны тәшкил итә. 1 гектарга уртача 20,7 центнер ашлык туры килә.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада беренче булып уңыш җыюны төгәлләгән Әтнә муниципаль районы игенчеләрен котлады.


13
август, 2012 ел
дүшәмбе

Хәзер Әтнә районында туфракны көзге чәчүгә әзерләү бара.

Татарстанда терлек азыгы әзерләү дәвам итә. 13 нче августка бирелгән оператив мәгълүматлар буенча, республика  хуҗалыкларында 460,7 мең тонна печән2533,9 мең тонна сенаж, 173,1 мең тонна силос әзерләнгән.


10
август, 2012 ел
җомга

Республика халкына бал һәм умартачылыкның башка продукциясе белән җирле һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән товар җитештерүчеләр хезмәт күрсәтәчәк.

"Яңа комбайн булгач зур ватылулар да юк. Вак-төяген үзең дә ремонтлап куеп була инде", – ди аграр университетның урман хуҗалыгы факультетында белем алучы Гөлия Әхмәдуллина.


9
август, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Әлки районының "Кызыл Шәрык-Агро" "Восток Зернопродукт" ЯАҖ "Көнчыгыш Әлки" филалы комбайнчысы Рәниф Гатин урак башланганнан бирле 2 мең тоннадан артык ашлык суктырып алган.


8
август, 2012 ел
чәршәмбе

8 август көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Минзәлә районына уракның барышы белән танышырга килде. Аны Аны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International