Республикада көзге кыр эшләре бара

2012 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

23 август  мәгълүматлары буенча, республикада планлаштырган барлык мәйданның 786,2 мең гектары (39%) сукаланган. Шулай ук 136 мең гектарда тирәнтен көпшәкләндерү башкарылган.

Бу эштә Балтач, Теләче,  Актаныш, Баулы,  Нурлат,  Сарман механизаторлары алда бара.  Әлеге районнарда барлык мәйданның 47-60  проценты эшкәртелгән.

Шулай ук  республика игенчеләре уҗым культураларын чәчү белән мәшгуль. Быел аларны барлыгы 554 мең гектар мәйдан җирдә чәчергә планлаштыралар. Хәзер эш 159,5 мең гектарда башкарылган. Кама Тамагы, Теләче, Саба, Арча районында исә чәчүнең яртысы тәмамланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International