Аны республика хуҗалыклары баштарак терлек азыгына кушып бирү өчен файдаланды. Бездәге табигать шартлары өчен аеруча кулай, корылыкка да, тоташ яңгырларга да әллә ни бирешми торган бу үсемлек кар төшкәнче ямь-яшел булып үсеп утыра. Сөтнең майлылыгын да бермә-бер арттыра.
Тора-бара аның тагын берничә асыл сыйфаты ачыклана. Баксаң-күрсәң, орлыгыннан менә дигән май да сыгып була икән бит. Кайбер илләрдә аның сыгынтысын биоягулык итеп тә файдаланалар. Төшенгәнсездер: сүз Татарстанда да күпләп үстерелүче рапс турында бара.
Бабайлар ысулы белән
Россиядә рапсны бер гасыр элек куллана башлыйлар. Канада "кунагы" бездәге климат шартларын үз итә. Рапсның тагын бер үзенчәлеге – ул үзеннән соң туфрак катламында шактый күләмдә файдалы микроорганизмнар, шул исәптән фосфор калдыра. Тәҗрибәле агрономнар әйтүенчә, рапс кырына икенче елда бодай чәчсәң, гектарыннан ким дигәндә 5 центнер өстәмә уңыш алырга мөмкин. Басуларны өстән эшкәртү теләсә кайда түгел, нәкъ менә шундый кырларда гына тиешле нәтиҗә бирә, ди белгечләр. Рапстан соң чүп үләннәр дә әллә ни иркенәеп китә алмый икән.
Россия кебек очсыз-кырыйсыз илдә рапс җитештерү мәйданы узган елда да нибары 800 мең гектар тирәсе булган. Уңышы да 1 миллион ярым тонна чамасы гына. Шул ук Канада исә рапсны узган ел 11 миллион тоннадан артык җитештергән! 40 миллион гектардан артык файдаланылмый яткан сөрү җирләре булган Россиянең күпме байлыктан колак кагуын исәпләп чыгару кыен түгел.
Бездә казылма байлыклар күп анысы. Биоягулык җитештерүгә караганда, нефть файдалану да ансатрак. Тик мондый сәясәтнең ахыры турында да уйларга вакыттыр, шәт. Европа илләреннән аермалы буларак, рапс ягулыгы да бездә бик аз күләмдә генә кулланыла. Анда да, кем әйтмешли, "бабайлар" ысулы белән генә. Борынгырак чорларда самавыры белән дан алган Тула өлкәсендә берничә хуҗалык рапс сыгынтысы җитештереп, ягулык итеп кулланып маташа-маташуын. Тик нигәдер ил буенча әлеге проблеманы күтәреп чыгучы оешма һаман да күренми. Рапс сыгынтысының экологик яктан бөтенләй зарарсыз булуы да исәпкә алынмый.
Хәер, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында рапсның файдасы турында яхшы беләләр. Аның мәйданнарын арттыру, рапс җитештерү һәм эшкәртү белән даими шөгыльләнүче хуҗалыкларны матди яктан кызыксындыру турында махсус программа да әзерләнгән. Тик, әлеге дә баягы, һәр яңалык безнең илдә шактый зур авырлыклар белән генә кертелә шул. Программасы бар, әмма тормышка ашырылмый. Төгәлрәге, федераль үзәктән рапс җитештерү һәм эшкәртү өчен субсидия күләме бик аз.
Татарстан Республикасы һәм Россиянең берничә регионыннан кала, башка төбәкләрдә һаман да әле бу мәсьәләгә игьтибар җитешми.
Кайда ничек, бездә шулай
Авыл хуҗалыгында җитештерелүче бөртеклеләр, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка күп төрле үсемлекләр арасында рапс иң отышлы культураларның берсе булып исәпләнә. Аны сату да, әйтик, арыш белән бодайга караганда күпкә җиңелрәк. "Рапсны кырдан барып алабыз" дигән игъланнар да һаман ешрак күзгә чалына. Бәясе дә шалкан бәясе түгел, ялгышмасам, тоннасын 14 мең cумнан алырга торалар. Эшкәртүчесе дә үзебезнеке. Димәк, республика казнасына тагын да файда дигән сүз. Шулай булгач, Татарстан хуҗалыклары ни өчен бу культураны күпләп үстерергә омтылмый? Гәрчә, республиканың мөмкинлекләре шактый зуррак була торып та. Югыйсә Россиядә иң эре рапс эшкәртү предприятиесе дә Татарстанда төзелеп сафка басты бит. Бүген ул 300 мең тонна рапс орлыгы эшкәртергә сәләтле. Чимал җитешмәү генә чабудан тарта, диләр.
Татарстанда рапс җитештерүнең мөмкинлекләрдән күпкә түбән булуының объектив сәбәпләре дә бардыр. Күпме генә тырышсак та, әлегә рапс уңышы бездә Канада, Германия кебек илләр белән чагыштырганда ике тапкыр түбәнрәк. Югары уңыш алыр өчен хуҗалыклардагы техника һәм технологияләрне үзгәртәсе бар. Безнең чәчү агрегатлары да якынча дүрт сантиметр тирәнлектә гектарына өч килограмм орлык чәчәргә җайлашмаган. Аннары бит гектарына ким дигәндә 150 килограмм ашлама кертәсе бар. Бездә исә 50-60 килограммнан арттыра алучы хуҗалыклар бик сирәк.
Рапс бөртекләрен киптерү җайланмалары да җитешми. Татарстан шартларына туры килүче югары җитештерүчән орлыклар да киләчәк эше.
Тик шунысын өздереп әйтү кирәк: Татарстан хуҗалыклары өчен рапс үстерү бермәбер файдалы. Киләчәктә исә тагын да файдалырак булачак. Ник дигәндә, рапс маена ихтыяҗ Россиядә генә дә бүгенгедән кырык тапкырга артык.Чит илләрдә дә рапс маен сатып алырга теләүчеләр артканнан-арта.
КАМИЛ СӘГЪДӘТШИН