Татарстанда узган тәүлектә 3459,6 тонна сөт җитештерелгән

2012 елның 17 августы, җомга

Бу узган ел белән чагыштырганда 33,1 тоннага артык. Гомуми савым күләме буенча Арча районы беренче урында. Биредә тәүлегенә 165,5 тонна сөт савылган.

17 нче августка алынган оператив мәгълүматлар буенча, терлекчеләр бер сыердан тәүлегенә уртача 14,4 кг сөт алалар. Беренче урында баручы Кукмара районында савым бер сыерга 17,4 кг туры килә. Балтачта исә уртача савым 17,2 кг тәшкил итә, Актанышта – 17,1 кг.

Саба, Азнакай, Әтнә, Актаныш районы хуҗалыкларында гомуми савым күләменең узган ел белән чагыштырганда артуы күзәтелә. Мәсәлән, Сабада 2011 нчы ел белән чагыштырганда 18,7 тоннадан артык сөт алынган, ә Азнакайда исә бу сан 18,6 тоннаны тәшкил итә.

16 нчы авугст мәгълүматларына караганда, инвесторлар арасында узган ел белән чагыштырганда ААҖ «Ак Барс», ЯАҖ УК «Агроинвест»та артым күзәтелә. Бер сыерга уртача савым буенча шулай ук ЯАҖ УК «Агроинвест» алда бара. Аларда әлеге күрсәткеч 15,5 кг ны тәшкил итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International