Кыр батырлары – Мөслимнән бертуган Хуҗиннар

2012 елның 15 августы, чәршәмбе

Мөслим районы Тугаш авылы егетләре бертуган Сирин, Динар һәм Ленар Хуҗиннар - быелгы урак алдынгылары. Урып-җыю башыннан бирле аларның эш күрсәткече бүгенге көнгә 2290 т, 2465 т һәм 1883 т тәшкил итә.

“Егетләр бала чактан бирле безнең белән”, - диләр алар турында хезмәттәшләре. Башта комбайнчы ярдәмчесе булып эшләсәләр, хәзер исә үзләре комбайнны иярли. Ә урак төгәлләнү белән алар тракторга утырып, җир эшкәртәчәк.

Игенчелек белән шөгыльләнү егетләргә әтиләреннән күчкән. Гаилә башлыгы – Фиргать Хуҗин гомере буе чөгендер кырларында тир түккән.

Югары күрсәткечләре өчен Хуҗиннар район администрациясе тарафыннан акчалата премиягә дә лаек булганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International