Агымдагы елның 29 августына бирелгән оператив мәгълүмат буенча, Татарстанда шикәр чөгендере 4,7 мең гектар мәйданда казылган. Барлыгы 124,6 мең тонна уңыш җыелган. Әлегә алдынгылык Тукай районында – эш 1,5 мең гектарда башкарылган.
Бүгенге көндә рапс 38 процент мәйданда суктырылган. Ә Алабуга, Менделеевский һәм Түбән Кама игенчеләре урып-җыю эшләрен тәмамларга да өлгергән. Гомумән, республикада 60,2 мең гектардан 54,5 мең тонна рапс суктырылган. Яхшы нәтиҗәне Балык Бистәсе, Азнакай һәм Актаныш районнары күрсәтә.
Әлеге эшләр белән беррәттән республикада уҗым культураларын чәчү, туфракны эшкәртү дә бара. Бүгенгә республикада уҗым культуралары 325,9 мең гектар мәйданда чәчелгән – фаразланганның 59 проценты. Сабалылар инде чәчүне тәмамларга да өлгергән. Туфракны эшкәртү буенча Балтач, Теләче, Әтнә районнары лидерлар рәтендә.