Татарстанда бөртеклеләр уңышын җыю тәмамланды диярлек. Бары 5 мең гектарга якын мәйданда карабодай уңышын җыясы калган. Ул әле өлгереп җитмәгәнгә, бераз соңрак җыелачак. Бүген ТР Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары- ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шулай дип белдерде.
Аның сүзләренә караганда, республика кырларыннан 3,2 млн тонна ашлык суктырып алынган. Министр хәзер рапс уңышын җыю дәвам итүе, 160 мең гектар мәйданның 30 процентында эшләрнең башкарылуын җиткерде. Моннан тыш, 200 мең гектардан артык мәйданда кукурузны җыясы бар. “Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре кукуруз мәйданнарына ревизия уздырды, 10 мең гектарга якын мәйдан орлыкка җыелачак, калган мәйдандагылары силоска салыначак. Силос әзерләүгә сентябрь башында керешәчәкләр. “Быел кукуруз безгә тагын 1 млн. тоннага якын азык берәмлеге әзерләргә мөмкинлек бирә. Узган елдан калган терлек азыгын исәпкә алганда, республика тулысынча азык белән тәэмин ителгән”, - диде министр.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, республикада көзге чәчү эшләре планлаштырылган мәйданның 60 процентында башкарылган. Бу эшләрне 5 сентябрьгә тәмамлау бурычы куела. Министр шулай ук көзен туфракны эшкәртү буенча алда зур эшләр торуын да искәртте.
Ашлык әзерләүнең торышына килгәндә, бүгенге көндә республиканың ашлык кабул итү пунктларында, элеваторларында 700 мең тоннага якын ашлык әзерләнгән. Шуның 230 мең тоннасы – азык-төлек максатыннан кулланылачак ашлык. Бу өлкәдә эре компанияләрдән “Ак Барс холдинг” бик оператив эшләгән. Бүген алар азык максатларында кулланылучы 85 мең тонна үз ашлыгын әзерләгән. Барлыгы 246 мең тонна ашлык әзерләп ул агрохолдинглар арасында лидерлыкка чыккан.
“Ләкин барлык хуҗалыклар да болай әйбәт эшләми. Үз максатларында файдалану өчен ашлык әзерләү эше аерым он тарту предприятиеләрендә начар оештырылган. Бу компанияләр кем ашлыгы белән эшләргә җыена, әлегә аңлашылмый”, - ди Марат Әхмәтов. “Чаллы икмәк продуктлары комбинаты”, “Вамин –Татарстан”, “Чаллы-икмәк” әнә шундыйлардан. “Ашлык әзерләү белән декабрь аенда түгел, иртәрәк шөгыльләнергә кирәк. Сез үз предприятиегезне азык максатыннан кулланылучы ашлык белән тәэмин итәргә бурычлы”, - ди мөрәҗәгать итте министр әлеге предприятие җитәкчеләренә. Аның ассызыклавынча, Төбәк азык-төлек фонды резервындагы ашлык бу предприятиеләрнең тулы ихтыяҗын канәгатьләндерә алмый, ул социаль төрдәге икмәк пешерү өчен генә билгеләнгән.
Төбәк азык-төлек фондына ашлык әзерләүгә килгәндә, 30 августка план 78 процентка үтәлгән. Планны Әлмәт, Арча, Биектау, Әтнә, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лениногорски, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Саба, Сарман, Теләче районнары, эре компанияләрдән “Ак Барс Холдинг”, “Вамин-Татарстан”, “Агросила групп”, “Кулон”, “Агроинвест” , “Кызыл Шәрык-Агро”, “Татмелиорация” компанияләре үтәгән. Лаеш, Кукмара, Әлки, Чүпрәле, Тукай, Балык Бистәсе, Мамадыш, Мөслим, Аксубай, Минзәлә, Азнакай һәм Кайбыч районнарына план биремен үтәп чыгу өчен тырышырга кирәк әле.
Президент Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә һәркем үз өлешен кертергә тиеш. “Без төбәк фондына ашлыкның минималь күләмен резервларга тиешбез. Ашлык резервы безгә ашлык базарында тотрыклылыкны тәэмин итәргә, икмәккә бәяләрне көйләргә ярдәм итә. Ул халыкны яклау дигән сүз. Шуңа күрә һәрберегез монда катнашырга тиеш”, - дип мөрәҗәгать итте Президент муниципаль районнар, эре холдинг җитәкчеләренә.
"Татар-информ"